Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иуды
1
Параллельные места
Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шѳһрәтле тәхетенә утырачак. Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. Менә, Ул болытлар ѳстендә килә, Һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Җирдәге барлык халыклар Аның ѳчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин. Мин – Альфа һәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаһы, – Бар булучы, Булган һәм Киләчәк Зат, Чиксез кодрәт Иясе.
Иуды
1
Выбор основного перевода