Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иуды
1
Параллельные места
Һәртѳрле дога вә үтенеч белән Изге Рухның кѳче аркылы һәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат ѳчен, уяу булып, бар изгеләр ѳчен армый-талмый догада булыгыз. Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым. Аңарда тамыр җәегез һәм тѳпләнегез, үзегезгә ѳйрәтелгән иман буенча ныгыгыз һәм бервакытта да рәхмәт укырга онытмагыз. Шуңа күрә хәзер ничек эшлисез, бер-берегезне шулай дәртләндерегез һәм рухи яктан ныгытыгыз. Яманлык кылучы яманлык кылуын дәвам итсен, бозык кеше үзен тагын да бозыклатсын, тәкъва кеше тагын да тәкъвалык тудырсын һәм изге кеше изге яшәү рәвешен дәвам иттерсен».
Иуды
1
Выбор основного перевода