Аларның язмышы – һәлакәт, аларның илаһы – карын, аларның даны – оялырга тиешле нәрсәләр белән горурлану. Алар бары дѳньяви гамәлләр турында уйлыйлар.
Бу ялган ѳйрәтүчеләр үзләре аңламаган нәрсәне яла ягып гаеплиләр. Алар табигый теләкләренә буйсынып яшәгән һәм фәкать аулау һәм үтерелү ѳчен генә туган аңсыз хайваннар сыман. Хайваннар ничек үтерелсә, шулай бу ялган ѳйрәтүчеләр дә һәлак ителәчәкләр.