Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Иуды
1
Параллельные места
Иман китереп, суга чумдырылу йоласын үткән кеше коткарылачак, ә иман итмәүче исә, хѳкем ителәчәк. Улына иман китерүче хѳкем ителми, ә иман китермәүче инде хѳкем ителде, чѳнки ул Аллаһының бердәнбер Улына иман китермәде. Аллаһы да шулай ук эшләде түгелме соң? Ул, Үзенең ачуын күрсәтергә һәм кодрәтен белдерергә теләп, Үзенең ачуы юнәлгән, һәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләргә зур сабырлык белән түзде. Ул моны Үзенең даны ѳчен Үзе әзерләгән, шәфкать күрсәткән чүлмәкләргә Үзенең бай данын белдерү ѳчен эшләде. Без бу турыда сѳйләшергә тиеш идек, чѳнки Мәсих Гайсәдә булган азатлыгыбызны күзәтергә һәм безне коллыкка тѳшерергә дип, яныбызга яшерен рәвештә ялган «туганнар» килгән иде. Әмма ләкин Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр дә булганнар. Шулай ук, сезнең арагызда да ялган ѳйрәтүчеләр булыр. Алар яшерен рәвештә һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны арагызда тарата башларлар, хәтта үзләрен йолып алган Хѳкемдарны да инкяр итеп, үз ѳсләренә кѳтелмәгән һәлакәт китерерләр.
Иуды
1
Выбор основного перевода