Бѳтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Раббыга карата тирән хѳрмәт белән йѳрде. Изге Рухның дәртләндерүе астында иман итүчеләрнең саны арта барды.
– Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.