Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Паул, тагын шактый гына кѳннәр Кѳринттә булганнан соң, туганнар белән хушлашып, су юлы белән Суриягә китте. Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән киттеләр. Юлга чыгар алдыннан, нәзер биргәнгә күрә, Паул Кенхерәйдә чәчен алдырды. Шулай итеп, икенче кѳнне теге кешеләрне үзе белән алып, Паул алар белән тазарыну йоласын үтте. Шуннан соң Аллаһы Йортына керде. Анда ул тазарыну кѳннәренең кайчан тәмам булачагы һәм кайчан аларның һәрберсе ѳчен корбан китереләчәге хакында игълан итте. Аллаһы Йортында тазарыну йоласын үтеп, мин шушы эшләрне башкарган вакытта алар миңа тап булдылар. Минем яныма халык та җыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да.
Выбор основного перевода