Бѳтен җыелыш тынып калды. Барнаб белән Паул үзләре аша Аллаһының башка халыклар арасында кылган галәмәтләре һәм могҗизалары турында сѳйләделәр, халык аларны тыңлады.
– Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.
Мин шаһитлек итә алам: алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән.
һәм, ата-бабаларыбыздан килгән тәгълиматларга чиксез бирелгән булып, яһүд динендә үз халкым арасында күп кенә яшьтәшләремнән алга чыктым.