Яһүдиядән Антиухеягә килгән ниндидер кешеләр иман итүче туганнарны: – Муса кануны кушканча сѳннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип ѳйрәтә башладылар.
Шуннан соң фарисейләр арасыннан иман китергән кайберәүләр, урыннарыннан торып: – Яһүд булмаганнарны сѳннәткә утыртырга һәм алардан Муса канунын тотуны таләп итәргә кирәк, – диделәр.