Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай итеп, җибәрелгән туганнар Антиухеягә килделәр һәм, бердәмлекне җыеп, хатны тапшырдылар. Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде һәм шуңа күрә аны сѳннәткә утыртты. Ул бу эшне шунда яшәүче яһүдләр хакына эшләде, чѳнки барысы да атасының грек икәнен беләләр иде. – Исраил ирләре, ярдәм итегез! Бѳтен җирдә безнең халыкка, канунга һәм бу урынга каршы ѳйрәтә торган кеше шушы. Шуның ѳстенә, яһүд булмаганнарны Аллаһы Йортына алып кереп, бу изге урынны мәсхәрә итте, – дип кычкырдылар. Иманы зәгыйфь булганны, фикерләр турында бәхәсләшмичә, хуплап кабул итегез. Сѳннәтле берәү Аллаһыга чакырылган икән, сѳннәтле булуын юк итмәсен. Аллаһыга сѳннәтсез чакырылган икән, сѳннәтсез булып кала бирсен. Сѳннәт тә, сѳннәтле булмау да бернәрсә түгел, бәлки Аллаһы әмерләрен үтәү генә мѳһим. Яһүдләрне Аллаһыга китерү ѳчен, аларга яһүд кебек булдым; Муса канунын тотучыларны Аллаһыга китерү ѳчен, үзем канун астында булмасам да, алар алдында канун астындагы кебек булдым. Әмма алар минем белән бергә булган Титусны да, гәрчә ул грек булса да, сѳннәтләнергә мәҗбүр итмәделәр.
Выбор основного перевода