Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чѳнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы. Тиешле халәтләрен сакламый торып, әмма үзләренең торакларын ташлап киткән фәрештәләрне онытмагыз: Раббы аларны тирән караңгылыкта, бѳек кѳндә хѳкем итү ѳчен мәңгелек чылбырларда бәйләп тота. Ханух, Адәм буыныннан җиденчесе, алар хакында пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Менә Раббы барысы ѳстеннән хѳкем итү ѳчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бѳтен гѳнаһлы имансызларның Раббыга каршы сѳйләгән барлык оятсыз сүзләре ѳчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә». Ханух, Адәм буыныннан җиденчесе, алар хакында пәйгамбәрлек итеп болай дигән: «Менә Раббы барысы ѳстеннән хѳкем итү ѳчен, аларның кылган барча имансыз гамәлләре һәм бѳтен гѳнаһлы имансызларның Раббыга каршы сѳйләгән барлык оятсыз сүзләре ѳчен җәзаларга дип, Үзенең меңнәрчә изгеләре белән килә». Менә бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм мин күктән җиргә тѳшкән йолдызны күрдем. Аңа упкын коесының ачкычы бирелде. Саранчаларның патшасы исә – упкын фәрештәсе; аның исеме яһүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон». Шуннан соң, мин үзендә упкын ачкычы һәм кулында зур чылбыр булган күктән тѳшүче фәрештәне күрдем. Ул борынгы елан аждаһаны, ягъни иблис-шайтанны тотып алды һәм аны мең елга чылбырлады. Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны һәм кечеләрне күрдем. Китаплар ачылып куелганнар иде. Тормыш китабы дип аталган башка китап та ачылган иде. Китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә карата хѳкем ителделәр.
Выбор основного перевода