Сыйлану вә эчкечелек, фәхешлек һәм азгынлык, ызгыш-талаш вә кѳнчелек белән түгел, бәлки, кѳндездәге кебек, әдәп белән гомер итик.
Сез бергә җыелган вакыт, чыннан да, әле Раббының кичке ашын ашау дигән сүз түгел.
Чѳнки һәркем үз ризыгын башкалардан элегрәк ашарга ашыга, шулай итеп, кайберәүләр ач кала, кайберәүләр исерә.
Сезнең мәхәббәт мәҗлесләрегездә алар – пычрак таплар: вѳҗдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы кѳтүчеләр. Алар – җил куып йѳрткән яңгырсыз болытлар. Алар – бѳтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, кѳзен җимеш бирми торган агачлар.