– Сезгә хак сүз әйтәм: гѳнаһ кылучы һәркем – гѳнаһ колы.
Шулай итеп, Улы сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз.
Сез моны беләсездер: үзегезне итагатьле кол итеп кемгә тапшырсагыз, шуның коллары булырсыз: гѳнаһ коллары булсагыз, бу сезне үлемгә китерер; Аллаһыны тыңлаучанлыкның коллары булсагыз, бу сезне Аллаһы алдында хак саналуга алып килер.
Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү ѳчен файдаланмагыз; Аллаһының коллары кебек яшәгез.