Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була. Кайчандыр барыбыз да алар кебек тәнебез һәм фикерләребезнең теләкләре буенча табигатебезнең теләкләрен үтәп яшәдек. Без дә, калган башкалар кебек үк, табигый хәлебез буенча Аллаһының каһәрен алырга тиеш идек. Андыйлар сиздермичә генә йортларга керәләр һәм гѳнаһка баткан вә тѳрле азгын теләкләрнең кубызына биюче бәхетсез хатын-кызларның күңелләрен биләп алалар. Бу ялган ѳйрәтүчеләр, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә сездән файдаланырлар. Алар ѳстеннән инде күптәннән хѳкем тора, аларның һәлакәте котылгысыз. Чѳнки алар, күпертелгән буш сүзләр сѳйләп, азгын бәдәни теләкләрен кулланып, ялгыш юлдан баручылар арасыннан әле генә арына башлаганнарны ятьмәгә эләктерергә тырышалар. Аларга кайгы, чѳнки алар Кабил юлыннан бардылар. Бильям кебек, акча хакына бѳтенләй ялгышлыкка бирелделәр, Корах кебек, фетнә чыгарган ѳчен һәлак булдылар.
Выбор основного перевода