Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Һәм күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар. Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, кѳтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген мин беләм. Иман итүчеләрне үзләренә ияртү ѳчен сезнең арагыздан да ялган сѳйләүчеләр чыгачак. Чѳнки сез кыйбат хакка сатып алындыгыз. Шуңа күрә тәнегез белән Аллаһыны данлагыз. Рух исә ачык әйтә: соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен ѳйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр. Чѳнки кайбер имансыз кешеләр арагызга яшеренеп керделәр. Алар Аллаһыбызның мәрхәмәтен азгынлыкка бирелү сәбәбенә әйләндерәләр һәм бердәнбер булган Хѳкемдарыбыз һәм Раббыбыз Гайсә Мәсихне инкяр итәләр. Алар алачак хѳкем турында Изге язмада инде күптән әйтелгән. Ләкин мин сезгә, инде барын да белсәгез дә, хәтерегезгә тѳшерергә телим: Раббы бервакыт халыкны Мисырдан коткарган булса да, икенче очракта араларындагы ышанмаучы кешеләрне һәлак иткән. Алар сезгә: «Соңгы вакытта үзләренең бозык теләкләре буенча гамәл кылучы мыскыллаучылар чыгачак», – диделәр. Ул кешеләр таркалыш чыгаралар, нәфес теләкләренә буйсыналар, һәм аларда Изге Рух юк.
Выбор основного перевода