Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Чѳнки бердәмлектәге җитәкче, Аллаһы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел, Раббы хакы ѳчен кешеләрдә урнаштырылган тәртипкә, яисә барсыннан ѳстен булган патшага, Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: соңгы кѳннәрдә үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр чыгачак. Шул фәрештәләр кебек фәхешлеккә һәм бәдәни бозыклыкка бирелгән Сәдүм белән Гамура шәһәрләре һәм алар тирәли урнашкан шәһәрләр дә, барысына да кисәтүче гыйбрәт булып, мәңгелек ут җәзасын кичерәләр. Шулай бу кешеләр дә, хыялга бирелеп, тәннәрен нәҗеслиләр, Раббы хакимлеген инкяр итәләр, хәтта күкләрдәге шѳһрәтле затларга яла ягалар.
Выбор основного перевода