Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3
Параллельные места
Чѳнки андый кешеләр Раббыбыз Мәсихкә түгел, бәлки үзләренең карыннарына хезмәт итәләр, ышандырырлык сүзләр сѳйләп һәм ялагайланып, ихлас күңеллеләрне алдыйлар. Шуңа күрә, имандашлардан алдан ук баруларын һәм сез вәгъдә иткән юмарт бүләгегезне әзерләүләрен үтенүне зарури дип таптым. Чѳнки бүләкнең теләр-теләмәс түгел, бәлки юмарт рәвештә әзер булуын телим. Белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып сѳйләмәдек. Безнең сүзләр комсызлыкны каплау ѳчен әйтелмәде. Аллаһы – безгә шаһит!
Выбор основного перевода