Аллаһының вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын ѳчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраһим токымының һәммәсе ѳчен дә: канунны тотучылар ѳчен генә түгел, бәлки аның кебек иман итүчеләр ѳчен дә ышанычлы. Чѳнки, Изге язмада «Мин сине күп халыкларның атасы итеп куйдым» дип язылганча, Ибраһим – безнең һәммәбезгә ата. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче Аллаһыга ышанган Ибраһим – Аның каршында безнең барыбыз ѳчен дә ата.