Боларның һәммәсе дә сезнең ѳчен. Шулай итеп, Аллаһының мәрхәмәте тагын да күбрәк кешеләргә таралыр һәм шуның белән Аллаһы данына тагын да күбрәк шѳкер итү китерер.
Чѳнки сезгә Мәсих хакына иман итү генә түгел, бәлки Аның ѳчен газап чигү ѳстенлеге дә бирелде.
Шулай булгач, сез дә мин кичергән һәм, ишеткәнегез кебек, хәзер дә кичерә торган шул ук кѳрәшкә керәсез.