Сабырлык һәм илһам чыганагы булган Аллаһы, Мәсих Гайсә үрнәгенә ияреп, үз арагызда бер фикердә булуны бүләк итсен.
Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бѳтен рухи байлыклар белән фатихалады.
Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Атасына дан! Ул Үзенең бѳек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере ѳмет бирде.