Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Паул, Югары киңәшмә әгъзаларына карап: – Туганнар! – диде. – Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаһы каршында саф вѳҗдан белән яшәдем. Чѳнки Мәсих мине чумдыру ѳчен түгел, бәлки, Мәсих хачының әһәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде. Иманыгыз кешеләр акылына түгел, бәлки Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен ѳчен, сүзем һәм вәгазем кеше акылының ышандырырлык сүзләренә түгел, бәлки Аллаһы Рухының кодрәтен исбатлауга нигезләнгән иде. Һәм болар турында кеше зирәклеге ѳйрәткән сүзләр белән түгел, бәлки Рух ѳйрәткән сүзләр белән сѳйләшәбез. Без рухи хакыйкатьне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз. Без, күпләр кебек, үз файдалары ѳчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, бәлки Аллаһыныкы буларак, Аллаһы каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сѳйлибез. Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хѳкеменә тәкъдим итәбез. Шулай итеп, сезнең хакта аның алдында мактанган булсам, мин оятка калмадым, киресенчә, без сезнең хакта һәрвакыт дѳрес сѳйләгәнбез икән. Титус алдында мактануыбыз да шулай ук дѳрес булып чыкты. Безнең ѳчен дога кылыгыз. Без намусыбызның чиста булуына ышанабыз, чѳнки бар нәрсәдә дѳрес гамәл кылырга телибез.
2. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Выбор основного перевода