Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимга барырга булды. – Иерусалимнан соң мин Римда булырга тиешмен, – диде Паул.
Македуния аша йѳргәч, мин яныгызга килермен; чѳнки мин Македуния аша барырмын.
Бәлки, беркадәр сезнең янда яшәрмен, яки, хәтта, кышны да үткәрермен, һәм шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йѳри алырсыз.
Чѳнки хәзер сезнең белән аз гына вакытка күрешергә теләмим, бәлки, Раббы насыйп итсә, беркадәр вакыт яныгызда булырга ѳмет итәм.