Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Шул кѳннәрдә Раббы юлына каршы зур фетнә булды. Греклар алиһәсе Артемида гыйбадәтханәсенең кѳмештән сурәтен ясаучы, шушы эш белән һѳнәрчеләргә шактый күп табыш алырга ярдәм итүче Димитер атлы кѳмешче кѳмешчеләрне һәм башка шундый һѳнәрчеләрне җыйды. – Дуслар! Сез беләсез, безнең мул тормышыбыз шушы кәсепкә бәйләнгән, – диде ул. – Хәлбуки, сез күрәсез һәм ишетәсез, шушы Паул, кеше кулы белән ясалган нәрсәләр илаһлар түгел, дип сѳйләп, Эфестә генә түгел, ә бѳтен Асия ѳлкәсендә диярлек күп кешеләрне инандырды һәм юлдан яздырды. Моның куркынычы безнең кәсепнең яманаты чыгу белән генә тәмамланмый. Бѳек алиһә Артемида гыйбадәтханәсенең дә әһәмияте бетәр, бѳтен Асия ѳлкәсе һәм бѳтен дѳнья табына торган алиһә үзенең бѳеклегеннән мәхрүм ителер. Шушы сүзләрне ишеткәннән соң һѳнәрчеләрнең ачуы кабарды: – Эфеслеләрнең Артемидасы бѳек! – дип кычкыра башладылар алар. Бѳтен шәһәрдә буталыш башланды. Паулның юлдашларын – македунияле Гәйне һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар. Паул халыкка мѳрәҗәгать итәргә теләде, ләкин шәкертләр аны җибәрмәделәр. Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рѳхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору ѳчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк. Гади кешеләр кебек уйлаганда, үлеләр терелтелмәсә, Эфестә ерткычлар белән кѳрәшүемнән миңа ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашыйк, эчик, чѳнки иртәгә үләчәкбез!»
2. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Выбор основного перевода