Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
2. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: «Абба, Әти», – дип Аллаһыга мѳрәҗәгать итәбез. Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. Нәкъ менә шуның ѳчен Аллаһы безне тудырды һәм безгә ышанычлы дәлил итеп Рухны бирде. Мәсих аша сез дә хакыйкать сүзен, үзегезгә котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп, Аңа иман иткәч, вәгъдә ителгән Изге Рух белән Аллаһы тарафыннан мѳһерләндегез. Ә Аллаһы безне, Аныкы булганнарны, тулысынча азат иткәнче, Аллаһы вәгъдә иткәнне алачагыбыз ѳчен Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Һәм шуның аркылы Аллаһының данына мактау булыр.
2. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Выбор основного перевода