Шуны әйтәм: ата-бабаларга бирелгән вәгъдә үтәлсен дип, Аллаһының тугрылыклы икәнен күрсәтү ѳчен, Мәсих яһүдләргә хезмәт итәргә килде.
Ул, шулай ук, Аллаһының башка халыкларга күрсәткән шәфкате ѳчен, алар Аны данласын дип тә килде. Чѳнки Изге язмада: «Шул сәбәпле, Сине халыклар арасында данлармын, Синең исемеңне мактап җырлармын», – дип язылган.
Югыйсә, рухың белән генә Аллаһыга шѳкер иткәндә, синең әйткәнеңне аңламаучы гади кеше рәхмәт укуыңа ничек «амин» дип ризалыгын белдерер?