Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
– Мин әйткәннәрне барысы да кабул итә алмыйлар, ә бары тик кемгә бирелгән булса, шул кабул итәр, – дип җавап бирде Гайсә. – Чѳнки кешеләр тѳрле сәбәпләр аркасында ѳйләнми: берәүләр ана карыныннан шундый булып туалар, икенчеләрен кешеләр шундый итәләр, һәм ѳченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына үзләре ѳйләнмиләр. Моны кем кабул итә ала, шул кабул итсен! Никахта тормаганнарга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр. Яки башка рәсүлләр, Раббының энеләре һәм Кифас кебек, иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы?
Выбор основного перевода