Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Без, күпләр кебек, үз файдалары ѳчен Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез, бәлки Аллаһыныкы буларак, Аллаһы каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сѳйлибез. Мин сезгә әмер итеп түгел, ә мәхәббәтегезнең ихласлыгын башкалар тырышлыгы белән сынау ѳчен әйтәм. Мин бу мәсьәләгә карата файдалы киңәш бирәм: Сез үткән ел ук игелекле эш эшләп кенә калмадыгыз, хәтта үз теләгегез белән иганә дә бирдегез. Киресенчә, Яхшы хәбәрне тарату эшен ышанып тапшырырга Аллаһы безне лаеклы дип тапкан, шуңа күрә без Аның ихтыяры буенча сѳйлибез. Сѳйләгәндә, кешеләргә түгел, ә йѳрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз. Миңа кѳч биргән Раббыбыз Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, Үзенең хезмәтенә билгеләде; элек кѳфер сѳйләүче, эзәрлекләүче һәм дорфа булсам да, Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте. Чѳнки Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем. Ләкин Мәсихкә иман итеп, мәңгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү ѳчен, Мәсих Гайсә бар сабырлыкны миндә – гѳнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, Аллаһы миңа рәхим-шәфкать белдерде.
Выбор основного перевода