Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр, – дип әйтте. Шулай итеп, Улы сезне ирекле итсә, сез чын мәгънәсендә ирекле булачаксыз. Гѳнаһтан азат ителгәч, тәкъвалык коллары булдыгыз. Ләкин хәзер, гѳнаһтан азат ителгәнлектән, Аллаһының коллары булгач, изгелеккә илтүче уңышка ия буласыз, нәтиҗәдә мәңгелек тормыш алырсыз. Сез моны хуҗаларыгыз күзәтеп торганда, аларга ярау ѳчен түгел, бәлки Аллаһының ихтыярын Мәсихнең коллары буларак саф күңелегездән үтәгез. Аны хәзер кол кебек түгел, бәлки колга караганда яхшырак итеп, якын туганың кебек каршы ал. Мин аны бик яратам, әмма, синең ѳчен, кеше буларак та, мәсихче буларак та ул тагын да кадерлерәк булыр. Ирекле кешеләр кебек яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү ѳчен файдаланмагыз; Аллаһының коллары кебек яшәгез.
Выбор основного перевода