Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
– Минем яныма килүче кеше атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын һәм шулар ѳстенә үз тормышын да Мине яратканнан артыграк яратса, ул Минем шәкертем була алмый; Боларның барысын да эшләгез, чѳнки сез нинди заманда яшәвегезне беләсез. Хәзер безгә йокыдан уяну сәгате килеп җитте. Чѳнки иман китергән вакытка караганда, хәзер котылуыбыз якынрак. Тѳн үтеп бара, кѳн туа. Инде караңгылык эшләрен читкә куеп, яктылык коралларын алыйк. бу дѳнья белән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Чѳнки бу дѳньяның хәзерге рәвеше үтеп бара. Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. Шуңа күрә, дога кыла алу ѳчен аек һәм тотнаклы булыгыз. Сез, сѳеклеләрем, бер нәрсәне онытмагыз: Раббы ѳчен бер кѳн мең ел сыман, һәм мең ел бер кѳн сыман.
Выбор основного перевода