Раббының һәркемгә – ул кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге ѳчен әҗер түләячәген беләсез.
Аллаһы исемен һәм тәгълиматны һичкем хурламасын ѳчен, коллык богавындагылар үз хуҗаларын барлык ихтирамга лаеклы дип санарга тиеш.
Хуҗалары иманлы булганнар, бер-берсе белән имандаш булганлыктан, алар белән илтифатсыз мѳгамәлә итәргә тиеш түгел, бәлки тагын да күбрәк хезмәт күрсәтергә тиеш, чѳнки хезмәттән файда казанучы хуҗалар – иман итүчеләр һәм сѳеклеләр. Боларны ѳйрәт һәм нәсыйхәт ит.