Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Алар Антиухеягә кайтып җиткәч, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, Аның яһүд булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр. Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне белдерергә дип Троаска килгәч, Раббы миңа ишекләрне ачкан булса да, Чѳнки күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сѳйләдем, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм. Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаһы безгә ишек ачсын дип, безнең ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуның ѳчен тоткынлыкта бит. Синең эшләреңне беләм, менә Мин синең каршыңда ишек ачтым, һәм аны һичкем яба алмаячак. Беләм, синең кѳчең аз, әмма син Минем сүземне үтәдең, Минем исемемнән ваз кичмәдең.
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода