Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шуңа күрә, уяу булыгыз! Раббыгыз кайсы кѳндә киләчәген сез белмисез бит. Кирәгенчә айныгыз һәм гѳнаһ кылмагыз. Чѳнки сезгә оят булсын ѳчен әйтәм: кайберләрегез Аллаһыны белми. Сѳекле имандашларым, менә шуның ѳчен нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар кѳчегезне куеп башкарыгыз. Ниһаять, Раббы белән тыгыз бәйләнештә булуыгыз аркылы һәм Аның кодрәтенең кѳче белән ныгыгыз. Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезгә киләмме яки сезнең турыда ишетәмме, сезнең, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә иман хакына кулга-кул тотынып кѳрәшүегезне белермен. Шуңа күрә, туганнар, нык торыгыз, без сѳйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән ѳйрәтүләргә тотыныгыз. Аек һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йѳри. Тиздән киләм: таҗыңны һичкем тартып алмасын ѳчен, үзеңдә булганны нык тот. Менә, Мин ишек тѳбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп һәм ишеген ачса, Мин аның янына керәчәкмен һәм аның белән ашаячакмын, ә ул Минем белән ашаячак.
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода