Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
– Раббым! Мин күп кешеләрдән ул адәмнең Иерусалимда Синең изгеләреңә күрсәткән күпме явызлыклары турында ишеттем. Шуннан соң шәкертләр, һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче туганнарга ярдәм җибәрергә булдылар. Паул һәм аның белән булган кешеләр Фругия һәм Гәләтия аша киттеләр, чѳнки Изге Рух аларга Асия ѳлкәсендә вәгазь сѳйләтмәде. Мохтаҗ булган имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз. Имандашлар, сезгә Македуниядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә бирелгән Аллаһы мәрхәмәте хакында сѳйләргә телибез. Чѳнки сез Раббыбыз Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез: фәкыйрьлеге аша сез бай булсын ѳчен, бай булган хәлдә Ул сезнең хакка фәкыйрь булды. һәм минем белән бергә булган барлык имандашлардан Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә сәлам. Тик фәкыйрьләргә ярдәм итү турында һәрвакыт истә тотуыбызны гына теләделәр, һәм мин нәкъ шуны зур теләк белән башкарырга тырыша идем.
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода