6
Бәлки, беркадәр сезнең янда яшәрмен, яки, хәтта, кышны да үткәрермен, һәм шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йѳри алырсыз.
Шулай итеп, бердәмлек аларны юлга озатты. Фойникә һәм Самарея ѳлкәләрен үткәндә, алар, яһүд булмаган халыкларның Аллаһыга таба борылулары турында сѳйләп, барлык туганнар арасында зур куаныч уяттылар.
Испаниягә юл тотып, яныгызга барырмын. Анда барышлый, сезне күрермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр ләззәт алганнан соң, сез мине юлга озатырсыз дип ѳмет итәм.
Мин синең янга Әртимәс яки Тухикны җибәрәм. Алар килеп җиткәч, үзең минем янга Никәполискә килү ѳчен бѳтен кѳчеңне куй, чѳнки мин кышны анда чыгарга уйлыйм.