Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ул анда Әкүл атлы бер яһүдне һәм аның Прискиллә исемле хатынын очратты. Кләүди кайсар барлык яһүдләргә Римнан китәргә әмер биргәнгә күрә чыгышы белән Понт шәһәреннән булган Әкүл күптән түгел хатыны белән Италиядән килгән иде. Паул алар янына барды. Паул, тагын шактый гына кѳннәр Кѳринттә булганнан соң, туганнар белән хушлашып, су юлы белән Суриягә китте. Прискиллә һәм Әкүл дә аның белән киттеләр. Юлга чыгар алдыннан, нәзер биргәнгә күрә, Паул Кенхерәйдә чәчен алдырды. Минем белән бергә Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез. Аларның ѳендә җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә дә сәлам әйтегез. Асия ѳлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман иткән сѳекле дустым Эпайнетка сәлам тапшырыгыз. Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимуте имандаштан бѳтен Ахаядәге барлык изгеләргә һәм Кѳринттәге Аллаһы бердәмлегенә сәлам. Прискиллә белән Әкүл һәм Онисифорлар гаиләсен сәламлә. Яхъядан Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган һәм Киләчәк Зат – Аллаһыдан һәм Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, Ул әйтте: «Күргәннәреңнең барын да китап итеп язып, җиде бердәмлеккә җибәр: Эфескә, Смурнага, Пергәмгә, Түәтәйрәгә, Сәрдәйскә, Филаделфеягә, Лаудикеягә».
1. Коринфянам
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода