Мин сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәчәк кѳн җитми торып, Мин йѳзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен, – диде Гайсә.
Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын ѳчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын.
– Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар.