Алар үзләре китергән явызлыкларына явызлык әҗере алачаклар. Алар ѳчен хозурлык – кѳн яктылыгында мәҗлесләрдә комсызланып ашап-эчү. Сезнең мәҗлесләрегездә булганда, алар – пычрак һәм хурлыклы таплар, чѳнки алар үзләрен алдаучы ләззәтләргә биреләләр.
Сезнең мәхәббәт мәҗлесләрегездә алар – пычрак таплар: вѳҗдансызланып сыйланалар. Алар – үзләре хакында гына кайгыртучы кѳтүчеләр. Алар – җил куып йѳрткән яңгырсыз болытлар. Алар – бѳтенләй үлгән, тамыры белән кубарылган, кѳзен җимеш бирми торган агачлар.