Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Алар ашаган чакта Гайсә, икмәк алып, шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алып ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. Һәм, касәне алып, шѳкрана итте һәм аны аларга бирде. – Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаһлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан. Мин сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәчәк кѳн җитми торып, Мин йѳзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен, – диде Гайсә. Алар ашаган чакта, Гайсә, икмәк алып, Аллаһыга шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. Касәне алып, Ул Аллаһыга шѳкрана итте һәм аларга бирде. Барысы да аннан эчтеләр. Ул аларга әйтте:– Бу – күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан. Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәчәк кѳн җитми торып, Мин инде йѳзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен. Аш вакыты җиткәч, Гайсә рәсүлләр белән бергә табын артына утырды һәм аларга әйтте:– Мин газап чиккәнгә кадәр шушы Коткарылу бәйрәме ашын сезнең белән бергә ашарга бик теләгән идем. Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгында үзенең тулы мәгънәсен алганга кадәр Мин аны инде ашамаячакмын. Ул касәне алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, болай диде:– Моны алыгыз да үзара бүлешеп эчегез. Сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килгәнгә кадәр Мин йѳзем шәрабын эчмәячәкмен. Аннары Гайсә икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, аны сындырды һәм шәкертләренә бирде.– Бу – Минем сезнең ѳчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез, – диде Ул. Аштан соң Гайсә шулай ук итеп касәне шәкертләренә бирде һәм әйтте:– Менә бу касә – Минем сезнең ѳчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү.
Выбор основного перевода