Имандашлар, Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: сез барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда тѳрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын.
Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя ѳендәгеләрдән билгеле булды.
Мин шуны күздә тотам: сездә «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы», «ә Мин – Мәсихнеке» дип сѳйләүчеләр бар.