Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул аларга фатиха биргәндә, алардан аерыла барып, күккә алынды. Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. Чѳнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш. Мин Мәсихкә иман итүче бер кешене беләм, моннан ундүрт ел элек ул, – тәне беләнме, әллә рухы беләнме, белмим, бер Аллаһы гына белә, – ѳченче күккә кадәр күтәрелеп алынды. Һәм ул алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк; Алар балчык чүлмәк сыман ватылачаклар.
Выбор основного перевода