Күктә бүтән галәмәт күренде: менә җиде башлы һәм ун мѳгезле кызыл тѳстәге гаять зур аждаһа; аның һәр башында кечкенә таҗ иде.
Менә хатын, барлык халыклар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәргә тиешле ир бала тудырды. Хатынның баласы Аллаһыга һәм Аның тәхете алдына тотып китерелде.