Раббы Петергә әйтте:– Шимун, Шимун! Менә шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рѳхсәт алды.
Аллаһы сайлаганнарны кем гаепли алыр? Һичкем гаепли алмас! Аллаһы аларны гаепсез дип игълан итә.
Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм күктә: «Дѳнья патшалыгы инде Раббыбызның һәм Аның Мәсихенең Патшалыгы булды. Раббы мәңге патшалык итәчәк!» – дип әйтүче кѳчле тавышлар яңгырады.