Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз һәм ут хасил булды, һәм алар җиргә ыргытылды. Җирнең ѳчтән бер ѳлеше, агачларның ѳчтән бер ѳлеше һәм бѳтен яшел үлән янып бетте.
Менә дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты: кояшның, айның, йолдызларның ѳчтән бер ѳлешенә зарар килде, шунлыктан аларның яктылыкларының ѳчтән бер ѳлеше караңгыланды. Шулай итеп, кѳн үзенең яктылыгының ѳчтән бер ѳлешен югалтты, шулай ук тѳн дә.