Гайсә шулай сѳйләп торганда, Аның янына яһүд башлыкларының берсе килеп тез чүкте һәм Аңа әйтте:– Хәзер генә минем кызым үлде. Ә Син аның янына килеп, ѳстенә кулларыңны куйчы, һәм ул яшәячәк!
Әмма хатын якын килде һәм Аның каршында йѳзтүбән капланып:– Әфәнде, миңа ярдәм итче! – диде.
Бу хезмәтче патша каршында йѳзтүбән капланып әйткән: «Бурычымны кѳтче! Мин сиңа барын да кайтарып бирәчәкмен!»
Шуннан соң Зебедәйнең хатыны, уллары белән Гайсә янына килеп, Аның алдында тезләнде. Ул Аннан нәрсәдер сорарга теләде.
Ул исә:– Раббым, мин ышанам! – дип Аның алдына тезләнеп, Аңа табынды.