Алар, урыннарыннан торып, Гайсәне шәһәрдән кѳчләп алып чыктылар һәм, кыядан тѳртеп тѳшерергә уйлап, шәһәрләре салынган тауның чыгып торган ѳлешенә алып менделәр.
Шимун Петер исә, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды:– Раббым, кит минем янымнан, мин гѳнаһлы кеше.
Тѳнлә Паул шундый бер илаһи күренеш күрде: македунияле берәү, Паулның Македуниягә килүе һәм аларга ярдәм итүе турында ялварып, аның каршында басып тора.
Яннарына килеп гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар һәм шәһәрдән китүләрен сорадылар.