Шуннан соң Гайсә яңадан теге чакта суны шәрабка әйләндергән урынга – Гәлиләянең Кәна шәһәренә килде. Кәпәрнаумда бер сарай әһеле һәм аның авыру улы бар иде.
Сарай әһеле, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлиләягә килгәнен ишетеп, Аның янына китте. Ул Гайсәдән, үзләре йортына барып, үлем түшәгендә яткан улын савыктыруын ялварып сорады.