Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аннан соң Ул Үзенең сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тѳшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! – Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе. Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде. Шулай ук күпләрдән: «Син Аллаһы Улы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр чыкты. Ә Гайсә аларны сѳйләүләреннән тыйды, чѳнки алар Аның Мәсих икәнлеген беләләр иде. Шимун Петер исә, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды:– Раббым, кит минем янымнан, мин гѳнаһлы кеше. – Син ни ѳчен моны Миңа әйтәсең? Минем әле вакытым килеп җитмәде, – диде Гайсә аңа. Паул тәкъвалык, нәфесне тыю һәм булачак хѳкем хакында сѳйләгәндә Филикес куркуга тѳште. – Хәзергә җитте, вакыт тапкач сине чакыртырмын, – диде ул. Аллаһы гѳнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган бит, бәлки, чылбырлар белән бәйләп, җәһәннәм караңгылыгына ташлаган: алар анда хѳкем кѳнен кѳтәләр. Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды.
Выбор основного перевода