Гайсә борылып карады һәм, аны күреп:– Кыю бул, кызым! Сине ышануың савыктырды, – диде.Һәм шул вакытта ук хатын савыктырылды.
Ул ѳйгә кергәч, бу сукырлар Аның янына килделәр. Һәм Гайсә:– Минем ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады.– Әйе, Әфәнде, – дип җавап бирделәр алар.
Гайсә аларның күзләренә кагылды һәм:– Ышануыгыз буенча булсын сезгә, – диде.
Гайсә аңа:– Әй, хатын! Синең иманың нык! Сиңа теләгәнеңчә булсын, – диде.Һәм шул ук вакытта аның кызы савыкты.
Гайсә исә хатынга:– Ышануың сине коткарды, имин йѳр, – диде.
Гайсә аңа:– Кызым! Ышануың сине савыктырды! Имин йѳр, – диде.
Әмма Гайсә, аның шулай дигәнен ишетеп, Яһиргә:– Курыкма, ышан гына һәм кызың савыгачак, – диде.
– Аңа кайсы сәгатьтә хәл керде? – дигән соравына, алар аңа:– Кичә кѳндезге сәгать берләрдә бизгәк аннан китте, – дип җавап бирделәр.