Ләкин халык ѳйдән чыгарылгач, Гайсә, бүлмәгә кереп, кызның кулыннан тотты, һәм кыз торып басты.
Гайсә явыз рухлардан һәм авырулардан савыктырган хатын-кызларның берничәсе: эченнән Гайсә җиде җенне куып чыгарган Мәрьям, аны Магдалалы дип йѳрткәннәр,
Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, Сусанна һәм башка күп хатыннар да Аның белән иделәр. Хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде.
Анда Гайсә хѳрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йѳрде, ә Лазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде.