Әллә фахишә белән кушылучының аның белән бер тән булуын да белмисезме? Чѳнки Изге язмада: «Икесе дә бер тән булыр», – дип язылган.
Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә.
Чѳнки без – Аның тәненең әгъзалары.
Изге язмада язылганча: «Шуңа күрә адәм үз ата-анасын калдырып, хатыны белән кушылыр, һәм икесе дә бер тән булыр».
Моның сере бѳек: мин болай аңлыйм, бу сүзләр Мәсихкә һәм бердәмлеккә кагыла.