Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сезгә сѳйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз. Чѳнки бар кешеләрнең дә минем кебек булуларын телим. Әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берәүнең мондый, ә икенче берәүнең башка тѳрле. Никахта тормаганнарга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр. Әмма инде түзә алмасалар, ѳйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар. Чѳнки җенси дәрт белән януга караганда, ѳйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак. Ә инде ѳйләнгәннәргә һәм кияүдәгеләргә мин түгел, Раббы әмер итә: хатын иреннән аерылмасын. Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын. Ә башкаларга, Раббы түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булса һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш. Берәр хатынның ире иман итми икән һәм ир аның белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш. Чѳнки иман итмәүче ир иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнең балаларыгыз саф булмас иде; ә болай изге булалар. Иман итмәүче аерылырга теләсә, аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын-кыз бер-беренә бәйләнмәгәннәр. Аллаһы безне имин яшәргә чакырды. Әй син, хатын, иреңне коткара алмаячагыңны каян беләсең? Яки, әй син, ир, хатыныңны коткара алмаячагыңны каян беләсең? Һәркем Раббы билгеләгәнчә һәм Аллаһы чакырганча яшәсен. Барлык иман итүчеләр бердәмлекләренә минем күрсәтмәм шундый.
Выбор основного перевода